Зәй районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге бинасында капиталь ремонт башланды. Пациентлар әлегә башка бинага күчерелгән.
Капиталь ремонт республика һәм җирле бюджет акчаларына 172 млн.сумга башкарыла.
5 мең кв.метрдан артык мәйданлы өч катлы бина ремонтланачак. Капиталь ремонт барлык инженерлык коммуникацияләрен, электр һәм су белән тәэмин итүне, җылыту системаларын, вентиляцияне, канализацияне алыштыруны күздә тота.
Бинаның цоколе һәм стеналарын тышкы яктан җылыту белән керамик гранит белән тышлау планлаштырыла. Түбәне төзүчеләр ике катлы йомшак түбә белән каплыйлар.
Биналарда тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылачак, яңа санузеллар, идән япмалары урнаштырылачак. Һәр палата өчен аерым вентиляция системасы каралган.
Капиталь ремонтны 2024 елның август ахыры-сентябрь башына тәмамлау планлаштырыла.