Түбән Кама үзәк хастаханәсендә Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе командасы төшке аш вакытында бер-берсен һәм пациентларны тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйлады.

Табиблар, шәфкать туташлары һәм санитарлар иртә таңнан ук коймак пешергәннәр һәм хезмәттәшләрен, пациентларны сыйлаганнар. Бәйрәмдә Түбән Кама медицина көллиятеннән волонтер–медиклар да актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International