Бигеш авыл җирлегенең Кәрәкәс авылында Зәй үзәк район хастаханәсенең яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.
Милли проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.