Традиция буенча, икенче ел рәттән Рамазан аенда ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Россия Федерациясе мөселманнары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, БРКХ баш табибы Айрат Зиатдинов, баш табиб урынбасарлары һәм медицина персоналы катнашында медицина ифтары узды.
Кунаклар рухи комплексның төзелеш эшләренең барышы, ремонт этаплары, бизәү эшләре белән танышты һәм «Әбүгалисинә» мәчетенең ачылу вакытын белеште. Шуннан соң Равил хәзрәт вәгазь сөйләде. Чарада катнашучылар намаз укыды, балалар һәм аларның ата-аналарының сәламәтлеге, шулай ук илебездә яшәүчеләрнең сәламәтлеге һәм иминлегенә дога кылды.
Чара тәмамлангач, баш табиб Айрат Зиатдинов һәм баш табиб урынбасары Алла Гомәрова РФ мөселманнары эшкуарлары ассоциациясе әгъзаларына һәм партнерларына, шулай ук барлык кунакларга «Тыныч бакча» рухи комплексы төзелешенә мәгълүмати һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.