Яр Чаллыда, «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбендә, шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар узды.
Катнашучылар шәхси зачетта үз көчләрен күрсәттеләр. 50 метрлы ирекле стиль белән йөзү дистанциясендә медицина хезмәткәрләре осталык, спорт рухы, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Риназ Галәветдинов (Ашыгыч медицина ярдәме станциясе), икенчесен – Михаил Андреев (4 нче шәһәр поликлиникасы), өченчесен-Искәндәр Исмәгыйлев (3 нче шәһәр балалар поликлиникасы) күрсәтте.
Хатын-кызлар арасында беренчелекне Ольга Паудина (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) яулады, аннан соң икенче урында - Светлана Артемьева (сугыш ветераннары өчен Госпиталь), аннан соң Ләлә Шәйхетлинова (Кама балалар медицина үзәге) булды.
Бүләкләү тантанасында табиб-физкультура диспансерының баш табибы Рафис Заһит улы Әхмәтҗанов җиңүчеләрне һәм катнашучыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлады һәм барысына да спортта алга таба да уңышлар теләде.