Дәвалаучы төсләр: Казанда рәссам Мария Гусева картиналары күргәзмәсе ачылды

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Казанда рәссам Мария Гусева картиналары күргәзмәсе ачылды.

«Маша Гусева төсләр мәктәбе» проекты Казанда 2022 елның ноябрендә старт алды, ул психология, гомумән медицина һәм сәнгать өлкәсендә белгечләрнең киң даирәсенә юнәлдерелгән.

Проект кысаларында табиблар һәм психологлар өчен төсле терапия методикасын өйрәтү буенча ; клиникалар һәм шифаханәләр интерьерларында арт-терапия буенча; төрле яшьтәге һәм нозологияле неврологик пациентларны дәвалауда төсле терапия ысулының нәтиҗәлелеген анализлау буенча; төсләрнең кешенең психологик халәтенә, аның активлыгына, үсешенә һәм эшчәнлегенә йогынтысының төрле аспектлары буенча мастер-класслар үткәрелә.

Мария Гусева талантлы рәссам гына түгел, табиб та, Н.И. Пирогов исемендәге РНИМУНЫҢ неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы профессоры, арт-терапия юнәлеше җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International