Хәзерге вакытта эчке коммуникацияләр һәм сантехника урнаштыру буенча эшләр алып барыла.
Хәзерге фельдшер-акушерлык пункты Болгар һәм Кызылъяр һәм Югары Чишмә авылларының 230 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк.
ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Яңа ФАП төзелешен быел август аенда тәмамлау планлаштырыла.
Президент Владимир Путин тарафыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде.