Усад амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды

2024 елның 15 марты, җомга

14 мартта Биектау районының Ильино авылында район башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашында капиталь ремонттан соң Усад табиблык амбулаториясе бинасын ачтылар.

Равил Фәрит улы гомуми практика табибы Фирдәүс Мингалиеваны һәм фельдшер-лаборант Лилия Зарипованы Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Усад табиблык амбулаториясендә «Стационар медицина ярдәме» республика программасы буенча капиталь ремонт ясалган. Ремонтка, җиһазлар, инвентарь сатып алуга һәм территорияне төзекләндерүгә Усад амбулаториясе өчен 71.000 000 сум акча бүлеп бирелгән, ремонтланган мәйданы 754,7 квадрат метр.

Хәзерге вакытта ул 4777 кешедән торган 20 торак пункт халкына хезмәт күрсәтә, шуларның 3569ы-өлкәннәр, 1208е-балалар. Амбулаториягә 6 фельдшер-акушерлык пункты, 3 йорт хуҗалыгы беркетелгән. Поликлиниканың куәте сменасына 50 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International