Түбән Кама наркодиспансерының филиалы уздыра торган «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы айлыкның чаралары

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

2013 елның 17 сентябрендә Мәскәү гуманитар-икътисадый институты нигезендә «Түбән Кама наркотиксыз территория була аламы?» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда ТР буенча наркотикларны тикшерү өчен РФның Федераль хезмәте идарәсенең башлыгы урынбасары (Казан), шәһәрнең прокуроры урынбасары, Мәгариф идарәсенең җитәкчеләре, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарә, Социаль саклау идарәсе, Эчке эшләр идарәсе, Балигъ булмаганнар эше буенча һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия, Сәламәтлек саклау идарәсе, студентлар катнаштылар. Сырхауханә мөдире Львова Л.А. чыгышы. 60 кеше катнашты.

2013 елның 23 сентябрендә Технологик колледжы нигезендә муниципаль наркотикларга каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Комиссия укучыларны һәм студентларны профилактик медицина тикшерүне уздыруын оештыру мәсьәләләрен карады. Комиссиянең рәисе – НМР Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Куприянова Т.А.  105 мәгариф оешмаларының җитәкчеләре катнашты. Сырхауханә мөдире Львова Л.А. чыгышы.

2013 елның 23 сентябрендә «Лагуна» РКның нигезендә хәвефсезлек хезмәтенең эшчеләре һәм персоналы өчен «Наркотикларсыз клуб тормышы» Республика проекты чикләрендә өйрәтү семинары уткәрелде. Клиник психолог Вәлиева Г.В. «Наркотик матдәләрне куллануны күрсәтә торган ачык билгеләр» дигән темага чыгыш ясады. 15 кеше булды. Бөтен кешене кызыксындырган сорау: «Синтетик наркотик матдәләрне лаборатор ачыклау».

2013 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы мәсьәләләр һәм укучыларны һәм студентларны тестлау мәсьәләләре буенча видеоконференция тәртибендә Брифинг узды. Львова Л.А., сырхауханә мөдиренең, Түбән Кама һәм Түбән Кама районындагы наркоситуациясе һәм укучыларны булачак тестлау турында җирле массакүләм мәгълүмат чаралары алдында интервью.

2013 елның 26 сентябреннән 4 октябрьгә кадәр «ТР ССМ РНД» ДАССО филиалы «Түбән Кама наркологик диспансерының» «Наркотикларсыз тормыш» девизы астындагы  наркотикларга каршы айлыкның чаралар планы:

2013 елның 1 октябрендә 3нче номерлы мәктәптә лекция

2013 елның 2 октябрендә хезмәт һәм шөгыльләнү үзәгенең инспекторының наркологик бүлегенең пациентлары белән эшкә урнашу мәсьәләләре буенча очрашу.

2013 елның 4 октябрендә Үзәк китапханәдә лекция
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International