Кукмара муниципаль районының Әсән-Елга авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзелә. Бүгенге көндә эчке бүлмәләрне бизәү бара.
ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Быел Татарстанда әлеге программа акчасына 26 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.
2023 елда 25 ФАП төзелгән. Президент Владимир Путин сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул иткән иде.