Республика балалар клиник хастаханәсе эше белән Мәскәү өлкәсе делегациясе танышты

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

БРКХ эше белән Мәскәү өлкәсе «Л.М. Рошаль исемендәге балалар клиник үзәге» дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе делегациясе танышты. Кунаклар арасында баш табиб Татьяна Шаповаленко, баш табибның хирургия ярдәме буенча урынбасары Александр Куркин, баш табибның анестезиология һәм реанимация буенча урынбасары Дмитрий Новиков, баш табибның оешма буенча урынбасары Варвара Песоцкая бар иде.

БРКХ баш табибы урынбасарлары кунаклар өчен хастаханә бүлекчәләре буенча танышу экскурсиясе үткәрделәр, аның барышында кунакларга учреждениенең эш стандартлары, хастаханә хезмәтләре һәм структураларының үзара эш итү процесслары, пациентларны маршрутлаштыру турында сөйләделәр, кабул итү-диагностика бүлеге, реанимация-консультация үзәге һәм БРКХнең башка бүлекчәләре эше, шулай ук заманча технологияләр һәм алымнар,  эш процессларына инновацияләрне кертү белән таныштырдылар.

Делегация хастаханә эшен оештыруны һәм медицина персоналының профессиональлеген югары бәяләде.

Мондый эш визитлары белгечләргә һөнәри тәҗрибә һәм практик күнекмәләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирә, бу балаларга күрсәтелә торган медицина ярдәмен үстерү һәм камилләштерү өчен мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International