Мамадыш үзәк район хастаханәсендә төзелгән вестибюльне ачуга багышланган тантана узды. Яңа мәйдан 350 кв. м тәшкил итә. Республика программасы буенча бина төзелешенә, җиһазлар һәм инвентарь сатып алуга 32 миллион сум акча бүлеп бирелә. Поликлиниканың куәте көненә 600 мөрәҗәгать тәшкил итә.