Бүген Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк базасында, «Медицинада куркынычсызлык» тармак белем бирү программасы старт алды һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар резервы формалаша башлады.
Программаның беренче конференциясен ачу кысаларында Казан дәүләт медицина академиясе, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Росздравнадзор җитәкчеләре арасында медицина оешмаларында медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы белән идарә итү системасын камилләштерү максатларында өч яклы килешүгә кул куелды.