Яшел Үзән РҮХ ФАПларын яңарту дәвам итә

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Быел Яшел Үзән районында ике фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Медицина учреждениеләре Косякау һәм Бишнә авылларында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзеләчәк.

Моннан тыш, быел Юынчы авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясау дәвам итәчәк, шулай ук «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында яңа җиһазлар сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International