Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры белән берлектә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә (24 март) багышланган «Ак ромашка» профилактика акциясен үткәрә.
Казан халкын 22 мартта 13:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Җиңү проспектындагы (141нче йорт) сәүдә үзәгендә, бушлай флюорография узарга, кандагы глюкоза һәм холестеринны билгеләүгә экспресс-анализ ясарга, шулай ук табиб-терапевт консультациясен алырга чакырабыз.
Акция «Мега» ИК ҖЧҖ, «Волонтер-медиклар» ярдәмендә үткәрелә.