Татарстан Республикасының ун районының (Теләче, Алабуга, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Мөслим, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе) үзәк район хастаханәләреннән табиб дерматовенерологлар өчен Республика тире-венерология диспансерының һөнәри компетенцияләр үзәге базасында FotoFinder ясалма интеллектлы югары төгәллектәге цифрлы аппаратны кулланып, шешләрне диагностикалау, панч-биопсия алу, шулай ук Lumenis Stellar 22 аппаратында эшләү буенча мастер-класслар узды.
Россиядә һәм Татарстан Республикасында тире шешләре саны арту күзәтелә. Иң куркыныч һәм яман шешле төр – меланома.