Казан шәһәрендә Горки-Әмәт тавы урманы территориясендә Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге «Тормышка 10 000 адым» Халыкара акциясен үткәрде. Әлеге Акция 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
Акция көндәлек хәрәкәт активлыгын арттыруга юнәлдерелгән һәм физик активлыкны арттыруның иң уңайлы, физиологик һәм табигый ысулына – йөрүне пропагандалый.
Чарага төрле яшь категорияләрендәге 200дән артык кеше килгән: мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкәннәр. Иң актив катнашучыларга Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгеннән сувенирлар тапшырылды.