Түбән Кама халкына сәүдә үзәгендә диспансерлаштыру үтәргә тәкъдим иттеләр

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә 69 түбән камалы диспансерлаштыру үтте. Тикшерүне 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин иде.

Диспансерлаштыру кысаларында пациентлар анкета тутырып, аннан соң табиблар авырлыгын үлчәде, ЭКГ төшерде, кан басымын тикшерде, кан алды. Шуннан соң пациентлар флюорография үтә алды. Күчмә флюорограф сәүдә үзәге янындагы парковкада урнашкан. Пациентның үзе белән паспорт һәм полис булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International