Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә Когнитив тайпылышларны профилактикалау үзәге ачылды

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Тантаналы чарада Казан медицина көллияте директоры вазыйфаларын башкаручы, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе рәисе Алексей Шулаев, «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның баш табибы Илнур Шәрәфетдинов, Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина катнашты.

Беренче көнендә «Когнитив тайпылышларны профилактикалау үзәге»нең кереш лекциясе узды. Әлеге проектның Татарстан Республикасындагы кураторы - Казан медицина көллияте студенты Надежда Костенко - үзәкнең төп юнәлешләре турында сөйләде һәм когнитив функцияләрне анализларга мөмкинлек бирүче 2 тест үткәрде.

«Һәр теманы дөрес тәкъдим итү һәм тыңлаучыларның сорауларына җентекле җаваплар бирү өчен тиздән безнең волонтерлар өйрәнүләр үтәчәк. Дәресләр айга якынча 2 тапкыр узачак. Теләге булган һәркем скрининг тестын үтә алачак», - дип билгеләп үтте «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге региональ координаторы Анна Мөбарәкшина.

Үзәк «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Буыннар хәтере» хәйрия фонды белән берлектә ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International