Кайбыч үзәк район хастаханәсенең Семики ФАПы милли проект буенча яңартыла. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы акчасына алып барыла.