72 яшьлек Мозип Нәҗип улы Талыпов 40 елга якын гомерен медицинага багышлый. Институтны тәмамлагач, Чирмешән хастаханәсендә баш табиб булып эшли, аннары Түбән Камага килә. Озак вакыт нур диагностикасы бүлеге мөдире була, лаеклы ялга киткәнче табиб-рентгенолог һәм УЗИ-диагностика белгече булып эшли. Яшь табиблар өчен бик яхшы остаз була. Һәм менә язмыш, хәзер Мозип Нәҗипович үз укучылары арасында, алар үз укытучысының гомерен саклап калганнар.
Берничә көн Мозип Нәҗиповичның күкрәгендә авырту була. Тәҗрибәле рентгенохирург Рафаэль Кудаяров пациентны тикшерә һәм операция ясарга карар итә.
"Мозип Нәҗипович минем остазым, ул кайчандыр безне рентген фотоларын дөрес укырга, теләсә нинди, хәтта иң әһәмиятсез детальләргә игътибар итәргә өйрәтте. Аның киңәшләрен мин әле дә гамәлдә кулланам. Һәм менә мин остазыма ярдәм кулы сузарга тиеш идем. Операция штат режимында узды, без коронар кан тамырларына стент куйдык, Мозип Нәҗиповичның критик стенозлары бар иде", - дип сөйли Р.Кудаяров.
Стент урнаштырылганнан соң, пациент үзен яхшы хис итә.