26 апрельдә Казан дәүләт медицина университетында медицина уку йортлары студентлары һәм укучылары арасында татар теле һәм медицина терминологиясе буенча VIII республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Олимпиада нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Раис каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе М. Г. Әхмәтов катнашты