Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратының видеоконференцэлемтә режимындагы традицион киңәшмәсе уңай хәбәрләрдән башланды.
Киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе - ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина катнашты. Ул ведомствоның Мактау грамотасын Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика һәм эпидемиология буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушовка ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен тапшырды. Хезмәттәшебезне лаеклы бүләк белән котлыйбыз!