Лениногорск бала тудыру йортыннан Галина Антипова акушерлык эшенә 40 елга якын гомерен багышлаган.
1984 елда яшь Галина Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлый. Юллама буенча Чистайга эшкә китә. Шул ук вакытта гаилә кора, ә бер елдан соң яшь пар Лениногорскка күченә.
1985 елда Галина Антипова үзенең хезмәт эшчәнлеген Лениногорск бала тудыру йортында башлый.
- Ул вакытта бала тудыру бүлеге мөдире Тәслимә Галимовна Кәримова була. Ул минем остазым булды. Мин аның киңәшләрен хәзер дә рәхмәт белән искә алам. Тәҗрибә һәм күнекмәләр, әлбәттә, еллар белән килә. Ләкин мин үз һөнәремне баштан ук яраттым! - дип сөйли Галина Ананьевна.