Менделеевск үзәк район хастаханәсе табибларына район администрациясендә эшлекле дүшәмбедә акчалата сертификатлар тапшырылды.
Бүләкләү медиклар өчен муниципаль программа кысаларында узды. Район башлыгы исеменнән сертификатларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева тапшырды.
Белгеч-медикларны җәлеп итү, районда табиблар һәм фельдшерларның кискен кытлыгын бетерү максатыннан, Менделеевск үзәк район хастаханәсе белән хезмәт килешүе төзегән һәр яңа табибка 200 мең сум күләмендә һәм Менделеевск үзәк район хастаханәсенә эшкә килгән һәр яңа фельдшерга 100 мең сум күләмендә грант ярдәме түләү турында карар кабул ителде.
Эшлекле дүшәмбедә үзәк район хастаханәсе табиб-хирургы Абдуллаев Абдулла Камил улына 200 мең сумлык сертификат һәм ашыгыч ярдәм фельдшеры Мостафин Руслан Ракит улына 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.