Легенда буенча аэропортка холера белән пассажир очып төшкән. Вакыйгалар Таиландтан килгән самолетта бара. Анда 87 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булган. Һава судносы командиры мәгълүматлары буенча, бортта холера шикләнелгән авыру булган.
Ахырда йомгаклау киңәшмәсе уздырылды, йөкләмәләр белән протокол рәсмиләштерелде. Мондый күнегүләр ел саен үткәрелә. Белгечләр әйтүенчә, әзерлек дәрәҗәсе һәр тапкыр югарырак була бара.