Министр тармак ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Казан медицина көллияте базасында сәламәтлек саклау тармагы ветераннары катнашында Җиңү көненә багышланган тантана узды.

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин җыелганнарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады: «һәр солдат фидакарьләрчә, үз гомерен куркыныч астына куеп, Җиңүне якынайткан, күпләр фронттан әйләнеп кайтмаган. Санитарлар, хәрби табиблар арымый-талмый хезмәт итеп, сугыш кырында меңләгән солдатларны коткарган.

Сугыштан соңгы елларда сәламәтлек саклау оештыручылар һәм бу залда утыручылар яңа фәнни, клиник юнәлешләргә нигез сала. Ветераннарыбызны яныбызда күрү миңа шатлык китерә. Нык сәламәтлек телим,  Сезнең тәҗрибәгез, Сез үзегез дә безгә бик кирәк. Сез безне рухландырасыз, безгә алга таба барырга этәрәсез. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телим!»

Медицина көллияте студентлары бәйрәм концерты әзерләгәннәр.  Сугыш еллары җырларын җырладылар, бииделәр, кунакларга кызыл кәнәфер чәчәкләрен бүләк иттеләр. «Җиңү көне» җырын бөтен зал басып башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International