Казанда Махсуслаштырылган балалар йортында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Сәхнәдә Бала йортының хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре дәһшәтле сугыш авырлыкларын күрсәтте.
Кунакка шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар һәм командирлар килде.