Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында яңа ФАП эшен бәяләде

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре вакытында Яңавыл авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында булды. Сәфәрдә аны ТР сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы озатып йөрде. Учреждение 2023 ел ахырында файдалануга тапшырылган, 300дән артык җирле халыкка хезмәт күрсәтә. Фельдшер-акушерлык пункты барлык кирәкле заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International