Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге туганда авыр асфиксия кичергән сабыйларның савыгу мөмкинлекләрен арттыра торган кыйммәтле җиһазлар белән баетылган. Әлеге җиһазларны сатып алу буенча хәйрия ярдәмен «Татнефтехим» ҖЧҖ күрсәтте.