Баулы үзәк район хастаханәсендә табиб-ординаторлар практика үтә

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Баулыларның үзәк район хастаханәсендә беренче уку елын тәмамлап килүче табиб-ординаторлар практика үтә һәм бер үк вакытта эшли. Максатлы юнәлеш буенча укыту «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Яшь белгечләрне укыту 2 ел дәвам итә, һәм 2025 елда Баулы үзәк район хастаханәсе коллективы яңа табибларын көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International