Мамадыш хастаханәсендә шәфкать туташы көненә багышланган бәйрәм узды. Бу көнне югары профессиональ хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр, аларга лаеклы бүләкләр тапшырылды. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов медицина хезмәткәрләренең халык сәламәтлеген ныгыту эшенә керткән өлешләрен һәм һөнәр сайлауның мөһимлеген танып, котлау сүзләрен җиткерде. Баш табиб Руслан Гариповтан фидакарь хезмәтләре өчен аерым рәхмәт сүзләре коллектив тарафыннан җылы кабул ителде. Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Сәгъдиева Лилия ярдәме белән бәйрәм концерты оештырылды.