БРКХ "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024" форумында катнаша

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдинов, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова, бюджеттан тыш эшчәнлек буенча баш табиб урынбасары Сания Сәмигуллина 2024 елның 14-19 маенда «Казан Экспо»да уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» ХV халыкара икътисадый форумында катнаша.

Форумның эшлекле программасы кысаларында сәламәтлек саклау һәм медицина туризмына багышланган сессияләрдә һәм фикер алышуларда катнашу планлаштырыла. Шулай ук форум кысаларында Алла Гомәрованың «Татарстан Республикасында Медицина туризмы − Балалар Республика клиник хастаханәсе тәҗрибәсе» темасына актуаль доклад белән чыгышы планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International