"Мобиль поликлиника" автопоезды Лениногорск районында үз эшен тәмамлады

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Республика клиник хастаханәсенең мобиль комплексы Лениногорск районында үз эшен тәмамлады. 8 апрельдән 8 майга кадәр "күчмә поликлиника"га 2 меңнән артык кеше килгән. РКХ белгечләре тарафыннан 1200 авыл кешесе тикшерелгән. Шул ук вакытта "Флюмамм" күчмә мобиль комплексы да эшләде, бушлай маммографияне 550 хатын-кыз, ә флюрографияне 500 кеше үтә алды.

Лениногорск РҮХ администрациясе Казандагы коллегаларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерә, шулай ук җирле белгечләрнең һәм ФАП фельдшерларының җайга салынган оештыру эшләрен билгеләп үтә.

Исегезгә төшерәбез, "Мобиль поликлиника" автопоезды һәм "Флюмамм" комплексы үз эшләрен "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International