Бүген Казанда «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор А.Г. Ге исемендәге Республика тире-венерология диспансеры» ДАССУ 3нче стационар бүлеге базасында Маршрут урамы, 7нче йорт адресы буенча Республика ген дерматозлары үзәге ачылды.
Ген дерматозлары үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, сәламәтлек саклау министрлыгының дерматовенерология буенча баш белгече, «Республика тире-венерология диспансеры» ДАССУ баш табибы урынбасары Евгения Бильдюк, «Дети-бабочки» хәйрия фонды җитәкчелеге катнашты.