Бу юлы операция өстәлендә гастродуоденаль кан китү һәм ачык операция куркынычы зур булган пациент була.
Арта барган кан югалту һәм анемия радикаль һәм тиз карарлар кабул итүне таләп итә.
Диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗетдинов әйтүенчә, транскатетерлы артериаль эмболизация кебек операция башкарулар Россиядә дә киң таралмаган.