14 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисадый форумы старт алды, ул 19 майга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге вакыйга Россиянең 85 иленнән һәм 84 төбәгеннән 18 меңнән артык катнашучыны җыячак.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы, ел саен дистәләгән илләрдән меңләгән катнашучыларны җыя, ул икътисади дискуссияләр һәм контрактлар төзү өчен мәйданчык кына түгел, ә кунакларның иминлегенә өстенлекле игътибар бирелә торган урын да. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы комплекслы медицина ярдәме системасын тәэмин итә:
Медицина пунктлары: форумны үткәрү объектларында кирәкле медицина җиһазлары, дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән комплектланган медицина ярдәме күрсәтү пунктлары оештырылган.
Ашыгыч медицина ярдәме: ашыгыч ярдәм дежур бригадалары шалтыратуларга оператив җавап бирүне һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүне тәэмин итә.
Медицина учреждениеләренең үзара бәйләнеше: кирәк булган очракта форумда катнашучыларны махсус медицина ярдәме алу өчен Казанның әйдәп баручы медицина учреждениеләренә оператив рәвештә алып бара алалар. Стационар медицина ярдәме Республика клиник хастаханәсендә, Балалар Республика клиник хастаханәсендә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә, Республика клиник офтальмология хастаханәсендә һәм Республика стоматология поликлиникасында күрсәтелә.
«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясендә «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ Республика катастрофалар медицинасы үзәге, «20нче шәһәр поликлиникасы» ДАСУ, «Казан» Агросәнәгать паркында «18нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ, «7нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ, Корстон кунакханәсендә, Бәширә Рәмиев ис. ИТ - паркта «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ хезмәткәрләре ярдәм күрсәтә.
Форумда квалификацияле медицина ярдәме барлык катнашучыларның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен кирәкле шарт булып тора.