Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары кулларында ашлама белән баллон шартлаган хатын-кызга катлаулы операция ясаганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган елның августында Татарстан районнарының берсеннән 71 яшьлек хатын-кызның дача участогында ашлама баллоны шартлаган. Иреннәре һәм борыны имгәнә, ә бит сөякләре сына. Районда табиблар барлык кирәкле ярдәм күрсәтә, әмма планлы эстетик операция таләп ителә.
Ярты елдан соң хатын-кыз Татарстанның РКХ оториноларингологларга һәм казналык-йөз хирургларына мөрәҗәгать итә. Берничә сәгать эчендә лор-бүлек мөдире Марат Гыйләлов һәм КДМУның казналык-йөз хирургиясе кафедрасы доценты Андрей Рудык ассистентлары һәм шәфкать туташлары белән хатын-кызның борынын һәм өске иренен яңадан җыя.
Операция уңышлы үтте, хатынны инде өйгә чыгардылар.