17 майда дөньяда ел саен пульмонологлар көне билгеләп үтелә.
Үпкә авырулары үлем сәбәпләре буенча дөньяда алдынгы урыннарның берсен биләп тора. Үпкә функциясен беренче тапкыр 1628 елда өйрәнә башлыйлар.
Пульмонолог түбән сулыш юллары һәм үпкә авыруларны диагностикалаучы, дәвалаучы табиб. Пульмонолог сулыш системасының нормаль функциясен торгызу, пациентның тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшырту белән шөгыльләнә.
Экологик хәлнең тиз начарлануы, сулыш органнарының онкология авыруларының үсүе, стресс факторы, һөнәри зыянлылык үпкә авыруларының даими үсүенә һәм яшьләнүенә китерә, шуңа күрә сулыш системасы белән бәйле проблемаларга игътибар бирү һәм даими рәвештә профилактик тикшерүләр узу бик мөһим.
Барлык пульмонолог табибларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!