Бүген KAZANFORUM 2024тә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Медицина туризмы» сессиясе узды, Утырышта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, әйдәп баручы халыкара һәм Россия экспертлары катнашты.
Ел саен Татарстанда дәваланган чит ил гражданнары, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән дә гражданнар, саны арта. 2023 елда гына да 158 илдән 127 290 пациент дәваланган.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан илләреннән гражданнар безнең республика территориясендә медицина хезмәтләренә иң зур кызыксыну күрсәтә.
Иң сорала торган юнәлешләр: чек-аплар, трансплантация, стоматология, онкология, офтальмология, нейрохирургия һәм хирургия, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, оториноларингология, акушерлык һәм гинекология, урология, травматология һәм ортопедия.