8 октябрьдә Гранд отельдә «Бик көчле инсульт вакытында авыруларны алып бару» дигән тема буенча Республика фәнни-практик конференциясе булды. Фәнни конференция «Сәламәтлек» Милли проектының чаралар комплексын гамәлгә ашыруга багышланган һәр ел була торган белем бирүче программалар чикләрендә узды.
Конференция бик көчле инсультның актуаль мәсьәләләренә багышланды. Конференция темасының актуальлеге инсультның нәкъ көчле вакытында диагностиканы билгеләүдә, авыруны алып бару тактикасын формалаштыруда тора.
Чараны Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин тантаналы ачты. «Бүген без алдыбызга инсульт белән кергән кешеләргә оператив диагноз куя һәм алдагы дәвалау тактикасы буенча нәтиҗәгә килә алыр өчен күп профильле стационарларда яңа инсульт үзәкләрен ачу мәсьәләсен куябыз» - дип әйтте министр.
Конференциянең төп катнашучылары – эшли торган һәм яңадан ачыла торган кан тамырлары үзәкләренең Татарстан Республикасында инсультлы авыручыларга ярдәм күрсәтүче табиблары һәм белгечләре. Конференциядә белем бирә торган оешмаларның җитәкчеләре, кафедралар мөдирләре, профессорлар, Россия Федерациясе регионнарының табиблары һәм белгечләре булдылар.
Конференциянең лекторлары:
1. А.В. Александров – Йөрәк-кан ультратавыш буенча Халыкара җәмгыять Президенты, Бермингем (Алабама) университетының Баш тамыр үзәге Директоры, инсультология мәсьәләләрендә халыкара лидер, профессор (ТР ССМ Республика телемедицина үзәге катнашуында Алабамадан (АКШ ) телемедицина элемтәсе буенча трансляция).
2. А.А. Белкин – РМФА МУФҮнең Клиника ми институтының Директоры, УДМАның неврология, анестезиология һәм реанимацияләү кафедрасының профессоры, ТР ССМ һәм МИКАнең белем бирә торган программаларының әйдәүче лекторы, РФ инсультология мәсьәләләрендә лидер.
3. Н.А. Шамалов – Пирогов исемендәге РФТМУның фундаменталь һәм клиник неврология кафедрасының доценты, ТР ССМ һәм МИКАнең белем бирә торган программаларының әйдәүче лекторы, РФ инсультология мәсьәләләрендә лидер.
4. В.И. Данилов – ТР Баш штаттан тыш нейрохирургы, КҮФ БПХ КДМУның неврология һәм нейрохирургия кафедрасы мөдире.
5. М.М. Ибатуллин - КҮФ БПХ КДМУның неврология һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры.
6. Д.Р. Хәсәнова – ТР Баш штаттан тыш ангионеврологы, Республика Баш тамыр үзәге җитәкчесе, КҮФ БПХ КДМУның неврология һәм нейрохирургия профессоры.