7 һәм 8 октябрьдә уза торган кардиология буенча фәнни-практик конференциягә бәйләнештә Франция клиникасы белгечләре – профессор кардиолог, м.ф.д. SAMU Патрик Гольдштейн, һәм ашыгыч ярдәм һәм интенсив терапия табибы, Версальдәге клиниканың ашыгыч ярдәм бүлегенең җитәкчесе Ив Ламберт – Казанга килделәр. Визит вакытында чит ил кунаклары ТР сәламәтлекне саклау эше белән таныштылар һәм Казанның ике әйдәүче республика клиникаларын карадылар.
Фәнни-практик конференция беткәч алар РКХнә бардылар. Монда Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин һәм РКХның баш табибы Р.Ф. Гайфуллин озатуында алар кабул итү-диагностик бүлегенең эше белән таныштылар. Чит ил кунаклары РКХдә күрсәтелә торган медицина ярдәменең оператив булуына һәм сыйфатына шәхси ышандылар.
ТР сәламәтлекне саклау структурасы белән төгәлрәк таныштыру өчен Франция табибларына һәлакәтләр, аварияләр һәм транспорт-юл һәлакәтләре урыннарына ашыгыч ярдәм күрсәтер өчен чыгып китә торган фельдшерлар эшен күрсәттеләр. Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин үзе ашыгыч медицина ярдәме эшен машиналарда гына түгел, махсуслаштырылган мотоциклларда да күрсәтте.
Кунаклар визитының маршруты 8 октябрьдә 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә дәвам ителде. Хастаханәнең баш табибы Садыков М.Н. оешманың максатлары һәм мәсьәләләре, Казан халкына ашагыч медицина ярдәмен күрсәтү алгоритмы турында сөйләде. Делегатлар операцияләр бүлеген, хәзерге заман диагностик җиһазлар, анестезиология һәм реанимация , нейрореанимация, неврология, иртә нейрореабилитацияләү бүлекләрен карадылар. Алар игътибарына көнбатыш аналоглар дәрәҗәсендәге бөтен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган хастаханәнең сервис үзәге һәм пациентлар өчен палаталар тәкъдим иттелде.
Тәрҗемәчеләр әйткәнчә, визит бетү буенча Франция профессорлары күргәннәре белән бик канәгать булдылар. Аларның карашы буенча безнең хастаханәләрдә оештырылган таләпләр халыкара стандартлардан начаррак түгел.