Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә 2013 елга ДПОның коррупциягә каршы чаралар планы буенча коррупциягә каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышның рәисе – Идарә җитәкчесе Равил Хәйруллин. Диалогта шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдус Алимов һәм Әлмәт ш. ЭЭБнең икътисадый хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы хәрәкәте бүлегеннән Марат Ягъфәров катнаштылар.
« Коррупциягә каршы хәрәкәт турында» ТР Законы, ТР Президенты Әмере белән расланган ТР коррупциягә каршы сәясәте стратегиясе һәм «2012-2014 елларга республика комплекслы программасын раслау турында» Кабмин карарына туры китереп, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук тармак максатлы программасын эшкәртте.
Өч эре сәламәтлек саклау оешмаларында коррупциягә каршы хәрәкәт буенча эш оештыру турында «Татнефть» ААҖның медсанчасте һәм Әлмәт шәһәренең (Мөнир Закиров), Үзәк район хастаханәсе (Гөлсинә Шәмсиева) һәм перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсенең (Лидия Исмәгыйлова) баш табиблары сөйләделәр.