Биектау үзәк район хастаханәсе дерматовенерологы Солтан Корбанов табибка бару өчен сәбәп булырга тиешле тиредәге төп үзгәрешләр турында сөйләде: «Зурлыгында зурая барган кара-зәңгәр тапларга игътибар итегез. Озак төзәлми торган яралар мөһим симптом булып тора. Тиредә теләсә нинди яңа таплар һәм ясалмалар-табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп. Вакытында дәвалау һәм профилактика уңай нәтиҗәгә максималь уңай фараз бирә»