Югары Ослан районы халкы флюорография һәм маммография ясый алачак

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

11 сентябрьдә Югары Ослан районында иң заманча «Флюмамм» мобиль комплексы эшли башлаячак. Бу комплекс ярдәмендә бер үк вакытта флюорография һәм маммография ясарга мөмкин.
Процедура иртә стадияләрдә үпкә һәм сөт бизләренең төрле авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта район халкы кан, кал тапшыра, ЭКГ уза, табиблардан консультация ала алачак.
Анализ нәтиҗәләрен халык җирле фельдшердан ала алачак. Флюмамм бөтен торак пунктларны йөреп чыгачак!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International