Республика тире-венерология диспансеры Kazan Digital Week-2024 форумының күргәзмә экспозициясендә катнаша

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Чара кысаларында диспансер табиблары (9 һәм 10 сентябрьдә) FotoFinder аппаратында диагностика узарга теләүчеләрне кабул итәчәк, әлеге аппарат фотосистема ярдәмендә барлык миңнәрне һәм тиренең пигментлы үзгәрешләрен терки. Система алынган сурәтләрне патологик участокларны ачыклап анализлый һәм аларны компьютер экранына чыгара. Бу ысул диагностиканың сыйфатын сизелерлек яхшырта, тиренең куркыныч авыруларын иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Иртәгә, 10 сентябрьдә, Kazan Digital Week форумы павильоннарында тире һәм чәч сәламәтлегенә битараф булмаганнарның барысын да көтәбез.

Бүген кожвендиспансер мәйданчыгы белән министр Марсель Миңнуллин танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International