Казанда «Сенеж» идарәсе остаханәсе оештырган «Медицинада лидерлык» укыту программасының 4 нче модуле старт алды. Чарада бөтен илдән дәүләт хастаханәләре һәм поликлиникалары җитәкчеләре катнашты.
Модульне ачуда сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов чыгыш ясады. Укыту программасына кире элемтә сәнгате, үзгәрешләр керткәндә команда белән эшләү һәм башкалар кертелгән.