Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Түбән Кама районының Ширәмәт участок хастаханәсендә ремонт барышын бәяләде

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районы Кама Аланы район хастаханәсенең Ширәмәт участок хастаханәсен «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча ремонтлыйлар.

Бүген эш нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме бәяләде.  Эшләрнең беренче этабы узган ел башкарылган. Быел фасад яңартыла, кабинетлар һәм фойеларның эчке бизәлеше башкарыла, кирәкле медицина җиһазларын тулыландыру көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International