Бер ай дәвамында Яшел Үзән районы территориясендә М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы эшләде.
Башкала белгечләренә Түбән Карамалы, Нурлат, Олы Ключи, Васильево авыллары языла алды. Моннан тыш, Васильевода табиблар шулай ук Яшел Үзәннән һәм күрше торак пунктлардан пациентларны кабул итте.
Күчмә поликлиникада тар юнәлешле төрле белгечләр эшләде, кан тамырлары УЗИ тикшерүен, эхокардиоскопия һәм лаборатор тикшеренүләр узу мөмкинлеге булды.
Бер ай эчендә Казан табиблары 1745 пациент кабул итте, шуларның 1103е - өлкән яшьтәге кешеләр иде. 131 кеше район үзәк хастаханәсенә һәм И М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә, 124 пациентка госпитализация тәкъдим ителде.
Яшел Үзән районында яшәүчеләр башкала табибларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәләр.