Түбән Камада балалар поликлиникасы төзелеше дәвам итә

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама балалар район хастаханәсенең перинаталь үзәге булган 3 нче балалар поликлиникасы бинасын «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзиләр.
Бүген төзелешнең барышын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме бәяләде. Белгечләр яңа медицина объектын тизрәк кулланышка тапшыру өчен эш планы турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International